Nordwind авиакомпаниясенең яңа рейсы: Казан-Нижневартовск

2024 елның 29 мае, чәршәмбе

Җәйге навигациядә Nordwind Airlines Казан – Нижневартовск – Казан маршруты буенча турыдан – туры даими очышлар башлый. Очышлар 1 июльдән атнага ике тапкыр 218 пассажир урыны белән Airbus A321neo уңайлы очкычларында планлаштырылган.

Дүшәмбе һәм җомга көннәрендә график буенча:

  • Казаннан N4-745 рейсы белән дүшәмбе көнне 01:00 һәм җомга көнне 00:55 сәгатьтә очышлар;
  • Нижневартовскидан N4-746 рейсы белән дүшәмбе һәм җомга көннәрендә 06:50 сәгатьтә очышлар.

Һәр аэропортның җирле вакыты күрсәтелгән. Очыш ике сәгать ярым дәвам итәчәк. Расписаниедә үзгәрешләр булырга мөмкин!

Шулай ук пассажирларга Нижневартовскидан Мәскәүгә, Санкт-Петербургка, Сочига, Минераль Суларга, Махачкалага һәм Калининградка трансфер рейслары да булачак.

Билетлар сатуда. Авиабилетларны аэропортның рәсми сайтында сатып алырга киңәш итәбез https://kazan.aero «Билет сатып алырга» сервисы ярдәмендә һәм «Казан» аэропортының мобиль кушымтасында. Шулай ук билетларны авиакомпания сайтыннан сатып алырга мөмкин https://nordwindairlines.ru/ru

Nordwind пассажирлар әйләнеше буенча Россиянең иң эре авиакомпанияләре санына керә һәм ил буенча даими очышларның иң үсеш алган маршрут челтәрләренең берсенә ия.

Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты авиакомпаниянең база аэропорты булып тора.

Фото: А. Сафронов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International