Милли проект кысаларында Казан-Шәмәрдән автомобиль юлын ремонтлау төгәлләнде

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында региональ әһәмияттәге автомобиль юлларына ремонт ясалды, шул исәптән Казан – Шәмәрдән автомобиль юлына ремонт ясалды, Татарстан Республикасының Теләче муниципаль районында 65+575 – км 67+624 км, озынлыгы 2,049 км, III - техник категорияле.

Объектта булган асфальт-бетон япманы фрезерлау, А16Нт тибындагы асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам салу һәм ТМА-8 вак таш-мастик асфальт-бетоннан өске катлам япма ясау (майданы 14343м2), асфальт-грануляттан кырыйларны ныгыту буенча эшләр каралган.

Хәзерге вакытта юл хезмәтләре барлык эшләрне тәмамлаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International