«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасының Теләче муниципаль районында 2,978 км озынлыктагы Казан - Шәмәрдән, 78+700 - км 81+678 автомобиль юлларына ремонт ясалды.
Объектта булган асфальт-бетон япманы фрезерлау, А16Нт а/б катнашмасыннан тигезләүче катламны салу, калынлыгы 5 см булган ЩМА-16 япмасының өске катламын төзү (майданы 28 388 м2), юл кырыйларын М-400 фр вак таш белән ныгыту буенча эшләр башкарылган. 16-31.5мм асфальт грануляты белән.
Моннан тыш, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча берничә эш башкарылган. Аерым алганда, 76 юл билгесе, сигнал баганалары һәм барьерлы коймалар урнаштырылган.
Хәзерге вакытта юл хезмәтләре барлык эшләрне тәмамлаган.