Милли проект кысаларында Әлмәт-Лениногорск объектында эшләр төгәлләнде

2023 елның 23 октябре, дүшәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында «Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында Әлмәт – Лениногорск автомобиль юлын ремонтлау, 7+538 – км 10+362 км» объектында эшләр төгәлләнде, гомуми озынлыгы 2,824 км.

Бу участокта булган асфальт-бетон япманы фрезерлау, А16Нн асфальт - бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам төзү һәм ЩМА-11 асфальт-бетон катнашмасыннан өске катлам төзү, кырыйларны вак таш-күл катнашмасы белән ныгыту буенча эшләр башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International