Милли проект кысаларында М-7 "Волга" – Шадки – Сауш – Шармаши автоюлы реконструкцияләнде

2023 елның 20 октябре, җомга

Бүген, 20 октябрьдә, «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында, Татарстан Республикасының Теләче муниципаль районында, IV-техник категорияле М – 7 "Волга" – Шадки – Сауш – Шармаши, км 0+000-км 5+185 автомобиль юлын реконструкцияләгәннән соң тантаналы рәвештә ачу булды. Участокның озынлыгы 5,185 км.

Чарада ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашты.

Автомобиль юлы заманча технологияләр һәм материаллар кулланып реставрацияләнгән. Төзелеш-монтаж эшләре башланганчы үсемлек катламын алу, агачларны кисү һәм куаклардан чистарту, инженер коммуникацияләрен үзгәртеп кору, булган юл билгеләрен демонтажлау буенча әзерлек эшләре башкарылган.

Тантаналы чара ахырында Фәрит Хәнифов "Татавтодор" АҖнең Арча филиалы "Теләче" ЮРТУ төзелеш һәм юл эшләре мастеры Фәнис Шәриповны һәм"Татавтодор" АҖнең Саба филиалы эшләрен башкаручы Илнур Сабуровны намуслы нәтиҗәле хезмәте, югары һөнәри осталыгы һәм үсешкә керткән шәхси өлеше өчен мактау грамоталары белән бүләкләде республиканың юл тармагы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International