Милли проект кысаларында Каринка елгасы аша күпер капиталь ремонтлана

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының Бехтерево авылында Каринка елгасы аша күпер капиталь ремонтлана.

Реконструкцияләнә торган автомобиль юлы күперенең төп характеристикалары.
- күпернең озынлыгы: 44,750 м;
- күпер схемасы: 3х12,85м;
- күпернең габариты: Г-7+2Тх1,0 м;
- пролет төзелеше конструкциясе: тимер-бетон;
- юлның тышлыгы: фибробетон;
- исәпләнгән йөкләнеш: А11; НК80.

Күперне ремонтлау буенча төп эшләр тәмамланган.

Калган эшләр: технологик, төзелеш мәйданчыкларын, вакытлыча технологик юлны сүтү, биләгән җирләрне рекультивацияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International