Милли проект кысаларында Казанда Айдаров урамын ремонтлау төгәлләнде

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Казанның Авиатөзелеш районында 0,300 км озынлыктагы Айдаров урамын (Ленинград урамыннан Лукин урамына кадәр) ремонтлау төгәлләнде.

Биредә 7 200 кв.м мәйданлы ЩМА-16 югары ныклы вак таш-мастика асфальт-бетоннан өске катлам түшәлгән, гомуми мәйданы 1420 кв. м булган тротуарлар ремонтланган, 220 погон метр юл борт ташы һәм 115 погон метр тротуар борт ташы алыштырылган.

Моннан тыш, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча берничә эш башкарылган. Аерым алганда, гомуми мәйданы 79 кв. м булган тукталыш кесәсе төзелде.

Объектның бәясе 35 492 876 сум.объекттагы барлык төзелеш-монтаж эшләре 100% ка башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International