Бүген, 21 сентябрьдә, Казанда Kazan Digital Week 2023 халыкара форумы кысаларында Россия Федерациясе субъектларының юл челтәрендә интеллектуаль транспорт системаларын (ИТС) кертү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.
Анда Федераль юл агентлыгы, ТР Транспорт министрлыгы, «Россия юллары» ФКУ, «Росдорния» ФАУ вәкилләре, шулай ук Россия субъектлары хөкүмәтләре вәкилләре катнашты.
300 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрләрне үз эченә алган шәһәр агломерацияләрендә ИТС кертү буенча чаралар 2020 елдан бирле «имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Бу вакыт эчендә Казан һәм Яр Чаллы агломерацияләрендә автоматлаштырылган үлчәү-габарит контроле, метеомониторинг, республика юлларында хәрәкәт интенсивлыгы мониторингы системаларын үстерү, шулай ук транспорт системасы белән идарә итүнең бердәм платформасын булдыру мөмкин булды. Агымдагы елда светофор объектларында юл хәрәкәтен адаптив идарә итү чараларын куллану мөмкинлекләрен киңәйтү үткәрелә.