«Имин юллар» онлайн-олимпиадасы старт алды

2023 елның 19 сентябре, сишәмбе

19 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр «Имин юллар» бөтенроссия онлайн-олимпиадасы узачак. Ел саен үткәрелә торган онлайн-ярыш 1-9 сыйныф укучыларының юл грамоталылыгын тикшерә һәм арттыра. Олимпиаданы оештыручылар булып Россия Транспорт министрлыгы, Россия Эчке эшләр министрлыгының ГУОБДД, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты ярдәме белән «Милли өстенлекләр» АНО тора.

«Юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген арттыру – «Имин сыйфатлы юллар» милли проектының иң әһәмиятле өлеше. Бу мәсьәләдә балалар иминлегенә аерым игътибар бирәбез. Милли проект буенча куелган максатка ирешү өчен без юл япмасын норматив хәлгә китерәбез, иң яхшы технологияләрне кулланып, юл инфраструктурасын үстерәбез. Әмма куркынычсызлык - ул юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү дә, өлкәннәр генә түгел, балалар да. «Имин юллар» бөтенроссия олимпиадасында катнашып, укучылар үз белемнәрен ныгыта ала», – дип хәбәр итте РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин.

Онлайн-ярыш дүртенче ел рәттән үткәрелә, олимпиадада катнашу нәтиҗәсендә 10,5 миллионга якын укучы үзенең юл грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәргән.

«Юл хәрәкәтендә катнашучыларның иң зәгыйфь категориясе – балалар һәм яшүсмерләр белән профилактик эш – Дәүләт автоинспекциясе эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше. Башка ведомстволар һәм оешмалар белән партнерлыкта яшь аудитория белән аралашуның оптималь форматы сайлана. Онлайн-викторина биремнәре һәрвакыт юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүнең һәм балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауның актуаль аспектларын исәпкә алып эшләнә. Төп максат олимпиадада катнашучыларның игътибарын юл хәрәкәтендә катнашуның мөмкин булган куркыныч факторларына юнәлтү. Моны белем бирү-ярыш формасында эшләү-проектка катнашучыларның, шул исәптән педагогларның һәм ата-аналарның чикләнмәгән санын җәлеп итәргә мөмкинлек бирә торган грамоталы карар. Мондый чараларны үткәрүнең озак вакытлы бурычы – Россия юлларында «нуль» үлемгә ирешү»,дип билгеләп үтте Россия Эчке эшләр министрлыгының ГУОБДД начальнигы полиция генерал-лейтенанты Михаил Черников.

Россия Транспорт министрлыгында билгеләп үтелгәнчә: «Юл япмасын ремонтлаудан тыш, «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты ярдәмендә юл инфраструктурасы да үсеш ала - җәяүлеләр үтү урыннары төзелә, светофорлар, барьерлы коймалар, юл билгеләре куела, фотовидеофиксация камералары куела. Балалар куркынычсызлыгы өстенлекле. Шуңа күрә юл грамоталылыгын арттыру өчен профилактик чаралар белән беррәттән, мәктәпләргә маршрутларга аерым игътибар бирелә».

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттырырга юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү генә түгел, ә яхшы юллар да ярдәм итә. Милли проектны гамәлгә ашыруның беренче 4 елында балалар мәгариф һәм ял итү учреждениеләренә алып баручы 3,2 меңнән артык төбәк һәм җирле юл челтәре участогы ремонтланган. Бу эш быел да дәвам итә.

««Имин сыйфатлы юллар» милли проекты объектлары исемлеген формалаштырганда мәктәп маршрутлары һәрвакыт өстенлекле. Быел милли проект ярдәмендә без 2,5 мең км озынлыктагы 830 шундый объектны нормативка китерергә планлаштырабыз. Бу торак пунктлардагы урамнар, шулай ук мәктәп автобуслары йөри торган төбәк һәм муниципальара автомобиль юллары участоклары», ― дип аңлатма бирде Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков.

Россия Мәгариф министрлыгының балалар хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте Департаменты директоры урынбасары Юлия Костыряченко: «Уен формасында балаларга юлларда куркынычсыз тәртип күнекмәләрен ныгыту һәм катлаулы юл ситуацияләрендә ориентлашу җиңелрәк. «Имин юллар» бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнашучы һәркем юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча белемнәрен тикшерә алачак: юлдагы вәзгыятьне җәяүле, велосипедчы, пассажир буларак дөрес бәяләргә, шәхси мобильлек чараларын һәм яктылык кайтаручы элементларны куллану буенча бурычларны хәл итәргә».

Олимпиадада катнашу Учи.ру. белем бирү платформасында түләүсез нигездә уза. Биремнәрне үтү өчен онлайн-платформада теркәлергә һәм шәхси кабинетыннан олимпиада битенә күчәргә кирәк. Ярышлар башланганчы, күнегүләр ясарга кирәк. Биремнәрне өй шартларында ата-аналар катнашында башкарырга мөмкин. Бу биремнәр 2 блокка бүленгән һәм үз яшь категориясенә туры килә: 1-5 сыйныф һәм 5-9 сыйныф балалары өчен.

«Ел саен без олимпиаданы заманча чынбарлыкка яраклаштырып камилләштерергә тырышабыз. Быел 5-9 сыйныфлар өчен яңа бурычларның берсе электросамокатта куркынычсызлыкка багышланачак», - дип билгеләп үтә Учи.ру генераль директоры урынбасары Сергей Веременко. Аның сүзләренчә, бер генә нәрсә үзгәрешсез кала — бу алым: балаларның уку процессында барлык хаталарны эшләп бетерү мөмкинлеге булачак. Бу аларга юл куркынычсызлыгы темасына тирәнрәк керергә һәм реаль тормышта хаталар ясамаска мөмкинлек бирәчәк.

Олимпиада турында күбрәк мәгълүмат:

милли проектлар сайтында.рф

сылтама буенча https://own.nationalpriority.ru/index.php/s/q3b0phX2QaCHiRL
 

Белешмә:

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты - Россиядә гамәлгә ашырыла торган 14 милли проектның берсе. «Имин сыйфатлы юллар» милли проектының максатларының берсе - юлларда куркынычсызлыкны арттыру.

ММЧ өчен элемтәләр:

«Милли өстенлекләр» АНОның «Имин сыйфатлы юллар» проекты җитәкчесе Валерия Голубых +7 911 985-80-96;

 

«Милли өстенлекләр» АНОның «Имин сыйфатлы юллар» проектының кече менеджеры Елизавета Митяева +7 900 945-89-11

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International