Юл-транспорт комплексы предприятиеләрен карау графигына туры китереп, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы хезмәтне саклау буенча ведомствоара эш төркеменең күчмә утырышлары дәвам итә. Агымдагы елда 10 предприятие тикшерелде.
Үткәрелгән чаралар хезмәтне саклауны оештыруда кимчелекләрне ачыклауга һәм республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы предприятиеләренә методик һәм консультация ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Эшче төркемгә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри берлеге һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре керә.