Бүген Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында «Урыссу – Октябрьский» - Убсәләм - Уба» автомобиль юлында Дымка елгасы аша күпер ачылу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Башкортстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов, Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шәфигуллин, «Главтатдортранс» ДКУ генераль директоры Эдуард Данилов һ. б. катнашты.
Тантананы ачып, Фәрит Хәнифов катнашучыларны сәламләде һәм чарада катнашулары өчен якындагы торак пунктларда яшәүчеләргә рәхмәт белдерде. Күпер тантаналы ачылуга кадәр ике республика министрлары Урыссу бистәсендәге иске күперне карап чыктылар һәм эшче киңәшмә үткәрделәр. «Бүген бу киңәшмәдә яңгыраган саннар ике республика халкының үзара актив аралашуын күрсәтә. Кемдер монда яши, эшкә, башка ярга укырга бара, кемдер шул ярда яши, Татарстанда эшли. Бу бик яхшы, бик яхшы. Безнең Башкортстан белән тарихи, дуслык мөнәсәбәтләребез бар», - дип билгеләп үтте Фәрит Хәнифов. «Дымка елгасы аша күпер Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә төзелгән. Без иске күперне реконструкцияләү буенча да эшне дәвам итәчәкбез», - дип өстәде ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы. Ул шулай ук юлчыларга эше өчен рәхмәт белдерде һәм ведомство бүләкләрен тапшырды.
«Без бүген күпер генә ачмыйбыз, бу бик мөһим проект. Күпер безне М-5 автоюлы һәм күрше төбәгебез белән тоташтыра. Бездә хәзер уңайлы юл бар. Бу юл аша атнага 15 мең машина үтә», - дип ассызыклады Аяз Шәфигуллин һәм төзүчеләргә зур рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Дымка елгасы аша күперне реконструкцияләү юл эшләре программасы кысаларында үткәрелгән. Заказчы - «Главтатдортранс» ДКУ, генераль подрядчы – «ТР күперләре» ҖЧҖ, субподрядчы - «Виадук» ҖЧҖ. Финанслау суммасы Татарстан Республикасы бюджетыннан 300 млн сумнан артык тәшкил итте.