2023 елның 18 августында Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казан – Киров - Казан маршруты буенча даими рейслар башкаруга керешә. Рейслар атнага өч тапкыр сишәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак:
- сишәмбе көннәрендә Казаннан 19:30 сәгатьтә, Кировка 20:30 сәгатьтә килә. Кировтан 21:25 сәгатьтә кире очыш, Казанга 22:25 сәгатьтә килү;
- җомга көннәрендә Казаннан 20:20 сәгатьтә очыш, Кировка 21:20 сәгатьтә килү. Кировтан 22:00 сәгатьтә кире очыш, Казанга 23:00 сәгатьтә килү;
- якшәмбе көннәрендә Казаннан 17:10 сәгатьтә очыш, Кировка 18:10 сәгатьтә килү. Кировтан 19:00 сәгатьтә кире очыш, Казанга 20:05 сәгатьтә килү.
Маршрутта Канадада җитештерелгән Bombardier CRJ-200 заманча уңайлы 50 урынлы реактив самолетлар җәлеп ителгән.
Рейслар, очыш вакыты һәм авиабилетлар бәясе турында белешмәләр һәм өстәмә мәгълүматны авиакомпания сайтында алырга мөмкин.