«Казан - Оренбург» - Балык Бистәсе автомобиль юлында зур йөк машиналары өчен вакытлыча хәрәкәт ябыла

2023 елның 26 июле, чәршәмбе

27 июльдән Татарстан Республикасының гомуми файдаланудагы региональ әһәмияттәге «Казан - Оренбург» - Балык Бистәсе автомобиль юлында авырлыгы 5 тоннадан артык һәм биеклеге 3 метрдан озын  булган йөк транспорты өчен авыр йөк төягән транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Чикләүләр Әшнәк елгасы аша күпернең авария хәлендә булуына бәйле. Зур йөк машиналары өчен хәрәкәт ремонт эшләре тәмамланганнан соң кабат ачылачак.

Сәфәр өчен федераль әһәмияттәге М7 автомобиль юлының Мәскәү - Владимир - Түбән Новгород - Казан – Уфа һәм М7 «Волга» - Шумково - Балык Бистәсе һәм федераль әһәмияттәге М7 «Волга» автомобиль юлы тәкъдим ителә.

Авыр йөк машиналарын йөртүчеләрдән алдан ук үз маршрутларын планлаштыруларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International