Чаллы шәһәрендә Раскольников урамыннан Сөембикә проспектына кадәр Хәсән Туфан проспекты автомобиль юлы ремонтланды. Төзекләндерү эшләре «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында үткәрелде. Ремонтланган участокның озынлыгы 3,4 км тәшкил итә. Чараны гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан 230 млн сум акча бүлеп бирелде.
Автомобиль юлын, җәяүлеләр тротуарын һәм проспект буйлап велосипед юлларын төзекләндерү эшләре башкарылды. Юл хезмәткәрләре шулай ук 196 данә диодлы яктырткычлар урнаштырдылар, кабель линиясе салдылар.
Моннан тыш, юл хезмәте эшчеләре юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча чаралар күрделәр. Аерым алганда, юл билгеләре, металл киртәләр куйдылар, барлык тамгаларны ясадылар, 6 светофор объекты, 4 тукталыш, участокны яшелләндерү эшләре башкарылды.
«Хәзерге вакытта Чаллы агломерациясендә 4 объектта эш алып барыла, 4 участокта эшләр төгәлләнгән. Бүгенгә эш күләменең 65% тәшкил итә. Милли проект ярдәмендә 2019 елдан 2023 елларга кадәр Чаллы агломерациясендә региональ һәм җирле әһәмияттәге 200 чакрымнан артык юл ремонтланган. Милли проект күрсәткечләрен яхшырту эше алга таба да дәвам итәчәк», - дип билгеләп үтте ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин.