Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында федераль автоном учреждениесе “Дәүләт экспертизасы баш идарәсе” (Главгосэкспертиза) башлыгы Игорь Манылов белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Россия дәүләт экспертизасының Идел буе филиалы башлыгы Сергей Никулин, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Алексей Фролов катнашты.
Яклар милли проектларны гамәлгә ашыру, республика территориясендә берничә эре проектны гамәлгә ашыру өлешендә багланыш мәсьәләләре, башка актуаль сораулар буенча фикер алыштылар.
Игорь Манылов билгеләп үткәнчә, республика бирелгән экспертиза бәяләмәләренең саны буенча Россия Федерациясенең барлык субъектлары арасында икенче урында тора. Биредә Россия дәүләт экспертизасының Идел буе филиалы, региональ дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган 15 эксперт оешмасы эшли. Татарстан Республикасының эксперт оешмалары, бөтен Идел буе округы кебек үк, үз эшчәнлегенә яңа цифрлы технологияләрне, шул исәптән экспертизаның бердәм цифрлы платформасын актив рәвештә кертә.