Поездлар хәрәкәте булган юл кисешү урыннарында, тимер юлларда, тимер юл транспорты объектларында транспорт һәлакәтләрен булдырмау максатларында иминлек кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы турында хәбәр итәбез.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы территориясеннән Горький һәм Куйбышев тимер юллары уза. Хәзерге вакытта төбәктә 23 вокзал һәм 205 платформа бар. Горький тимер юлының республика территориясендәге озынлыгы - 1040 чакрым, Куйбышев тимер юлының озынлыгы - 849 чакрым тәшкил итә. Тимер юллар магистраленең мөһим участоклары Яшел Үзән, Казан, Әгерҗе, Бөгелмә, Норлат һәм Яр Чаллы шәһәрләре аша уза.
Хәзерге вакытта Татарстанның тимер юл вокзалларында һәм тимер юл инфраструктурасы объектларында барлык куркынычсызлык, иминлекне саклау чараларын үтәү кагыйдәләре хакында кирәкле мәгълүмат урнаштырылган.
Өстәмә рәвештә шунысын да хәбәр итәбез, тимер юл транспорты эшчәнлегенә зарар китерү яисә комачаулау канун буенча җаваплылыкка тартыла.
Тимер юл аша чыгу урыннарында тимер юл транспорты инфраструктурасы объектларына зыян китерү, предметларны хәрәкәт итүче составка ташлау, тимер юлга зарарлы әйберләр салу, тимер юл транспорты объектларында әзерләнә торган террорчылык актлары турында ялган хәбәрләр тарату тыела. Мондый гамәлләр кеше үлеменә сәбәп һәм халыкка зыян китерергә мөмкин .
Исегездә тотыгыз, тимер юл транспорты куркыныч чыганагы булып тора. Тимер юл буйлап йөрү, якынлашып килүче поездлар алдыннан рельслар аша чыгу яисә йөгерү һәм башка гамәлләр тыела. Шулай ук станцияләрдә вагоннарга меү, юл аша чыгу өчен автосцепкалар аша сикереп чыгу ярамый. Җирдә яткан электр үткәргеченә 8 метр ераклыктан да якын килергә кирәкми, аерым алганда, наркотик, токсик, алкогольле исерек хәлдә тимер юл аша һәм тимер юл транспорты инфраструктурасы объектларында йөрергә ярамый.
Игътибарлы булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!