Фәрит Хәнифов Теләче районындагы юлларны төзекләндерү барышын тикшерде

2023 елның 21 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында булды. Эш сәфәре кысаларында ул Теләче районы башлыгы Нәҗип Хәҗипов белән берлектә юл эшләре барган объектларны карады. Аерым алганда, Казан - Шәмәрдән юлын һәм Теләчегә керү юлын ремонтлау барышын тикшерде.
Шулай ук Министр «Татавтодор» АҖ Арча филиалында да булды.

Сәфәр йомгаклары буенча төзекләндерү эшләрен вакытында башкару буенча бурычлар куелды. Моннан тыш, муниципаль берәмлектә киләсе елга юл эшләре планы да каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International