Татарстанда милли проект кысаларында Яңа Чишмә районында автомобиль юлларын капиталь ремонтлау эшләре дәвам итәчәк

2023 елның 19 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасында агымдагы елда «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында юллар челтәрен ремонтлау чаралары дәвам итәчәк. Шулай итеп, Яңа Чишмә муниципаль районында - «Шереметьевка - Кармалы» автомобиль юлында км 12,5 - км 12,9 һәм км 15,3 - км 18,5 участокларында капиталь ремонт төгәлләнәчәк.

Ремонтлана торган участокның озынлыгы 3,6 км тәшкил итә. 2022 елда объектта салкын регенерация ысулы белән нигез торгызылган, аскы асфальт-бетон өслек җәелгән. Агымдагы елда асфальт-бетон өслекнең өске катламын салу, юл хәрәкәтен оештыруның техник чараларын урнаштыру буенча чаралар күрелә. Юл билгеләре ясала.

Югарыда күрсәтелгән эшләрне башкаруга республика бюджетыннан 15 млн сумнан артык, федераль бюджеттан 63 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Эшләрне бу елның ноябрь ахырында тәмамларга уйлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International