24 апрельдән Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында «Уланово-Каратун» - Олы Кайбыч" автомобиль юлында транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла. Чикләүләр 2023 елның 11 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда 23,4 км дан 27,3 км га кадәр участокка капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла.
Йөртүчеләргә юл хәрәкәтен оештыруның расланган схемасы нигезендә, Уланово-Каратун һәм Олы Кайбыч-Коланга гомуми файдаланудагы төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлы тәкъдим ителә.