Әлмәт районында Әлмәт - Лениногорск автомобиль юлында транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

2023 елның 1 апреленнән Әлмәт - Лениногорск автомобиль юлында тимер юл кичүен ремонтлау сәбәпле транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча ябыла. Хәрәкәт 2023 елның 16 апреленә кадәр ябык булачак. Сәфәр өчен Әлмәт - Чупаево, Кичуй - Кузьминовка, «Казан - Оренбург» - Мәмәт - Чупаево, «Әлмәт - Чупаево» һәм Татарстан Республикасының гомуми кулланылыштагы федераль әһәмияткә ия автомобиль юлы  Р-239 Казан-Оренбург-Акбуләк-чиге Казахстан Республикасы юлларын сайларга мөмкин.

Машина йөртүчеләргә үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International