Фәрит Хәнифов Татарстан делегациясе составында Таҗикстан Республикасында булды

2023 елның 3 марты, җомга

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Таҗикстан Республикасында булды. Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе составында ул Таҗикстан Премьер-министры Кохир Расулзод белән очрашты. Очрашуда хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.  

Шулай ук Фәрит Хәнифов "Россия һәм Таҗикстанның эшлекле һәм инвестицион партнерлыгы" төбәкара хезмәттәшлеге буенча IX конференциядә катнашты. 

Татарстан Республикасы Транспорт министрлыгы башлыгы Таҗикстан Республикасы транспорт министры Азим Ибраһим белән очрашты, алар республика арасында тимер юл, автомобиль транспорты һәм авиация сораулары буенча фикер алыштылар. Очрашуның төп темасы Бөгелмә һәм Лениноногрск шәһәрләрендә Таҗикстан автотранспорт предприятиеләренең трест эше темасы булды. Аерым алганда, автомобиль транспорты өлкәсендә Душәнбе - Казан автобус хәрәкәтен эшләтеп җибәрү мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Шулай ук авиация үсеше сораулары да каралды. Хәзерге вакытта Душанбе - Казан арасында атнага алты тапкыр авиарейслар башкарыла. Узган ел әлеге авиарейсларда  115 меңнән артык пассажир теркәлгән, барлыгы 760 авиарейс ясалган. Тимер юл транспорты өлкәсендә Душәнбе белән Казан арасында тимер юл элемтәсен булдыру мәсьәләсен карадылар, бүгенге көнгә Душәнбе - Волгоград маршруты буенча гына поездлар хәрәкәт итә.

Фото: ТР Рәисенең матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International