Бүген Фәрит Хәнифов Мәскәүдә берничә очрашу үткәрде

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов эш сәфәре белән Мәскәүдә. Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы башлыгы "Автодор" дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән эшлекле очрашу үткәрде.  Яклар регион территориясендә М-12 юлының 7 һәм 8 этабын төзү һәм яңа федераль юлны эксплуатацияләү турында фикер алыштылар. Шул исәптән, ТР муниципаль берәмлекләрендә М-12 төзелеше өчен кулланылган ясалма корылмаларны һәм вакытлы юлларны тапшыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, Мәскәүдән Казанга юл хәрәкәтен агымдагы ел ахырында ачу планлаштырыла.

Фәрит Хәнифов Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин белән дә очрашты. Чарада шулай ук “Автодор” дәүләт компаниясе идарәсе рәисенең беренче урынбасары Марс Газизуллин катнашты. Очрашу кысаларында М-12  юлы төзелеше һәм республикада индивидуаль торак төзелеше мәйданчыкларына илтүче юллар, шул исәптән авыл юллары төзелеше мәсьәләләре каралды. Аерым алганда, күп балалы гаиләләр яши торган бистәләрдә үзебезнең материалларны кулланып кыйммәт булмаган юллар төзү мөмкинлеге турындагы мәсьәләләрне карадылар. Әлеге чаралар индивидуаль торак төзелешен гамәлгә кертү перспективаларына ия.

Министр шулай ук "Росавтодор" Федераль юл агентлыгы җитәкчесе урынбасары Игорь Костюченко һәм милли проектны гамәлгә ашыру һәм региональ үсеш идарәсе башлыгы Радик Фәразетдинов катнашындагы очрашуда катнашты. Очрашуда РФ терәк челтәре юлларын норматив халәткә китерү һәм төбәк челтәре юлларын ранжировкалау мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 

Фәрит Хәнифов "РЖД" ААҖ генераль директоры урынбасары - хәрәкәт идарәсе Үзәк дирекциясе башлыгы Михаил Глазков белән дә очрашты. Яклар Түбән Кама сәнәгать ноктасының нефть химиясе продукциясен Куйбышев тимер юлы аша җибәрү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Фотографияләр: Россия төзелеш министрлыгы, «Автодор» ДК.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International