Куйбышев магистраленең Идел-Кама төбәге вокзаллары һәм станцияләреннән 6 ай эчендә 300 меңнән артык пассажир ерак юлга җибәрелгән

2013 елның 23 июле, сишәмбе

       2013 нче елның 6 ае эчендә Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәге вокзаллары һәм станцияләреннән ерак арага йөри торган поездлар белән 332,3 меңнән артык пассажир җибәрелгән, шул исәптән Ульяновск вокзалыннан – 211,5 мең кеше, Бөгелмә – 33,2 мең кеше, Димитровград – 30,4 мең кеше, Яр Чаллы – 30 мең кеше.

     Уртача алганда тәүлек саен ерак арага йөри торган тимер юл транспорты белән Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендә 1,8 меңнән артык пассажир файдалана. Иң зур кулланышта элеккечә Мәскәү, Санкт-Петербург һәм көньяк юнәлешләр тора.

     “Федераль пассажир компаниясе” ААҖ эзлексез рәвештә пассажирлар өчен ерак арага йөри торган поездларларда сервис дәрәҗәсен һәм хезмәт күрсәтү сыйфатын арттырып тора. Пассажирлар уңайлыгы өчен поездлар расписаниесе камилләштерелә, “җәйге” расписание кертелү белән Ульяновск – Новый Уренгуй юнәлешендә 332/331 нче яңа поезд билгеләнде.

      Куйбышев тимер юлында “Федераль пассажир компаниясе” ААҖ поездларының VIP, СВ һәм купе вагоннарына үзеңә үзең хезмәт күрсәтү терминалы аша билет алган очракта 7% ташламалар бирү буенча акция эшен дәвам итә.  

            

         

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International