«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районында Олы Әтнә - Чыпчык автомобиль юлы участогына капиталь ремонт ясалды.
Юл IV техник категориягә керә. Юл эшләренең озынлыгы 5 км чамасы тәшкил иткән, шул исәптән 2,1 км яңа юл катламы һәм 2,7 км салкын ресайклинг ысулы белән нигез салынды. Шулай ук 73 юл билгесе, 158 сигнал баганасы, 168 п.м. озынлыкта киртәләр куелды һәм юл тамгалары ясалды.
Хәзерге вакытта юл хезмәтләре белән барлык эшләр дә тулысынча төгәлләнгән.