«Казан Экспо»да «Юл төзелешендә нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү» темасына түгәрәк өстәл узды

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

Чара Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Модератор булып Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин чыгыш ясады. Түгәрәк өстәл эшендә шулай ук «Росавтодор» ФДА фәнни-техник тикшеренүләр, мәгълүмати технологияләр һәм хуҗалык белән тәэмин итү идарәсе башлыгы урынбасары Георгий Гончаров, «Автодор-Инжиниринг» ҖЧҖенең норматив-техник бүлеге башлыгы Андрей Козлов катнашты. Дискуссиядә шулай ук фәнни оешмалар һәм юл-төзелеш компанияләре вәкилләре дә катнашты.

Чара азагында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, технологияләрне катгый үтәү һәм яхшы материалларны куллануда сыйфатлы автомобиль юллары төзергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International