Бүген Казан дәүләт архитектура -төзелеш университетында транспорт хәрәкәте аз булган юлларны төзү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, «Автодор» ДК идарәсе рәисенең беренче урынбасары Игорь Коваль, «ДОМ.РФ» АҖ инфраструктура облигацияләре буенча директор урынбасары Оксана Харченко һәм башкалар катнашты.
Видеоконференция режимында шулай ук киңәшмәдә подрядчы оешма вәкилләре, муниципаль берәмлек җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә кысаларында юл-төзелеш техникасын һәм җайланмаларын импорттан ватанныкына алмаштыру, интенсив хәрәкәт булмаган автомобиль юлларын төзү, алга таба юлларны төзүдә җирле материалларны куллану мәсьәләләре каралды.
Фәрит Хәнифов Россиядә үзебезнең (суверен) юл-төзелеш техникасын, җирле төзелеш материалларын кулланып юллар салу турында сөйләде.
Импорт юл-төзелеш техникасын ватанныкына алыштыру мәсьәләсе буенча фикер алышу иртәгә «АлАЗ» АҖ заводы мәйданчыгында дәвам итәчәк.