Новосибирск шәһәрендә IX Халыкара Себер транспорт форумы мәйданчыгында «Регионнарда транспортны цифрлы трансформацияләү: нәтиҗәлелек, иминлек, перспективалар» темасына түгәрәк өстәл узды.
Форумда катнашучылар «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында регионнарда интеллектуаль транспорт системаларын үстерү мәсьәләләре, транспорт, юл хуҗалыгы, хезмәт күрсәтү һәм пассажирлар өчен цифрлы хезмәтләрне гамәлгә кертү перспективалары турында фикер алыштылар.
Чара азагында түгәрәк өстәлдә катнашучылар - интегратор компанияләре һәм "акыллы" системалар һәм сервис оешмалары вәкилләре форумга килүчеләргә һәм кунакларга ИТС, юл хәрәкәте иминлеге, пассажир транспорты өлкәсендә үзләренең алдынгы технологияләрен тәкъдир иттеләр.