«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында «Йошкар-Ола - Яшел Үзән» объектында М-7 «Идел» автомобиль юлына кадәр ремонт эшләре башкарыла (Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районында км 95+118 - км 100+358). Юлның озынлыгы 5,240 чакрым тәшкил итә.
Хәзерге вакытта юл хезмәткәрләре тарафыннан 37 761 кв.м мәйданда юлны тигезләү катлавы эшләрен һәм 40 228 кв.м мәйданда юлның өске катламын салу эшләре алып барыла. Шулай ук җәмәгать транспорты тукталышы урыннары төзекләндерелә.
Тротуарларны ремонтлау, калкулык ташларын алыштыру һәм тимер юл аркылы чыгу урыннарында юл өслеген салу планлаштырыла.
Моннан тыш, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча да эшләр башкару каралган. Аерым алганда, юл билгеләрен урнаштыру, юл аша җәяүле сукмагы салу, светофорлар урнаштыру күздә тотыла.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында 2024 ел ахырына норматив таләпләргә туры килә торган региональ юллар өлешен 46,3 %тан 50 %ка кадәр арттыру һәм тиешле нормативларга туры килә торган шәһәр агломерацияләренең юл челтәрен 80,41 %тан 85 %ка кадәр арттыру күздә тотыла.