Татарстанда өч ел эчендә милли проект кысаларында авария хәлендәге 200 күпер ремонтланачак

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстанда быел яңа программа буенча өч ел эчендә 200 күпер ремонтланачак. Бу хакта кичә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр итте.

Нотыкчы, 2024 елга кадәр, өч ел дәвамында гомуми озынлыгы 2 мең метрдан артык булган күпер корылмаларын норматив хәлгә китерү планлаштырыла, дип сөйләде.

"Бу максатны тормышка ашыру өчен 9 млрд. сум акча бүленеп биреләчәк. Бу-федераль акчалар», - дип белдерде министр.

Хәнифов сүзләренә караганда, әлеге программа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән килешенгән. "Проектлар әзер. Агымдагы елда төзү-монтаж эшләрен башкаруга һәм алдагы елларга проект-смета документларын әзерләүгә керешәбез", - дип ассызыклады ул.

Авария хәлендәге күперләрне ремонтлау, капиталь ремонт һәм реконструкцияләү программасы «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында тормышка ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International