ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, «РосДорНИИ» генераль директоры Станислав Набоко һәм Россия транспорт академиясе директоры Олег Покусаев Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының фәнни-белем бирү һәм проект үзәкләре белән таныштылар.
Очрашу кысаларында транспорт тармагы өчен кадрлар әзерләүгә багышланган түгәрәк өстәл узды. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов ТР юл-транспорт комплексы алдында торган бурычлар һәм аларны хәл итүдә фәнни-тикшеренү институтлары һәм югары уку йортлары катнашуы турында сөйләде.
«РосДорНИИ» генераль директоры Станислав Набоко һәм Россия транспорт академиясе директоры Олег Покусаев фәнни-гамәли эшчәнлек кысаларында мөмкин булган хезмәттәшлек юнәлешләрен тәкъдим иттеләр.
«Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов югары уку йорты студентлары һәм аспирантларының республика һәм федераль дәрәҗәдәге конкурсларда һәм грантларда катнашуы кирәклеге турында әйтте.