Татарстанда агымдагы елда милли проект кысаларында 85 чакрымнан артык юлны яңарту планлаштырыла

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

2022 елда «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан төбәгендә һәм шәһәр агломерацияләрендә 85 чакрымнан артык юл ремонтлау планлаштырыла.

Казан агломерациясендә 32 чакрым юл ремонтланачак. Юл хезмәтләре Четаев, Бондаренко урамыннан алып Әпсәләмов урамына кадәр, Фатыйх Әмирхан проспекты буйлап Маршал Чуйков урамыннан Михаил Миль урамына кадәр төзекләндереләчәк.

Яр Чаллы агломерациясендә 20 чакрым юл ремонтланачак. Әйтик, милли проект программасында Яр Чаллының  Аэродром урамыннан Батенчук урамына кадәрге юл өлешен реконструкцияләү һәм Сарман районындагы Мөслим - Саклаубаш-Юлтимер автомобиль юлын капиталь ремонтлау каралган.

Түбән Кама агломерациясендә Химиклар проспектының Корабельная урамыннан Южная һәм Корабельная урамында Химиклар проспекты юл чатыннан Корабельная урамындагы 52 нче номерлы торак йортка кадәр юл өлешен капиталь ремонт көтә.

Төбәк юлларның 30 чакрымы ремонтланачак. Бу  Казан-Ульян федераль трассасаның Апас районы аша узучы Иске Барыш – Кама Тамагы, Әлмәт – Мөслим автомобиль юллары.  

Моннан тыш, 2022 елда милли проект кысаларында объектлар төзү эшләре дә дәвам итәчәк. Казанның Горький шоссесы дублерын төзү буенча «Серебряный бор» торак комплексы аша Несмелов урамыннан федераль «Идел» М-7 автомобиль юлына кадәр, шулай ук Магистраль урамының Магистральная урамыннан Девятаев урамына кадәр һәм Зур Казан боҗрасын үстерү кысаларында Техническая урамыннан Киров дамбасына кадәр юл төзү күздә тотыла.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан «Имин сыйфатлы автомобиль юллары» милли проектын 2019 елдан гамәлгә ашыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International