26 гыйнвар көнне Казан-Аэропорт – Казан маршруты буенча өстәмә шәһәрара поездлары билгеләнә.
Мондый карар «Казан Экспо» үзәгендә Россиянең популяр рок - музыканты, «Ария» рок-төркеменә нигез салучы һәм талантлы вокалчыларның берсе Валерий Кипеловның концертлары сәбәпле кабул ителде.
Өстәмә рейслар:
- № 7602 Казан – Аэропорт, Казаннан 17:10 сәг. кузгала, Аэропорт станциясенә 17:43 сәг. килеп җитә;
- № 7603 Аэропорт – Казан, Аэропорт станциясеннән 21:40 сәг. китә, Казанга 22:00 сәг килеп җитә.
Поездлар тукталышсыз хәрәкәт итәчәк.
Тулырак мәгълүмат алу өчен телефон: 8 (937) 625-04-33 (тәүлек буе), «Россия тимер юллары Пассажирларга» мобиль кушымтасында.