Татарстанда 2022 елдан авария хәлендәге күперләрне ремонтлау программасы башлана

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстанда 2022 елдан авария хәлендәге күперләрне ремонтлау, капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү программасы башланачак. Программа  "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Бу хакта йомгаклау матбугат конференциясендә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

"Киләсе елда әлеге программаны эшләтеп җибәрү планлаштырыла, бу чыгымнар таләп итә торган эш . Өч ел эчендә әлеге бурычларга 9 млрд сумга якын акча бүлеп бирү күздә тотыла. Барлык авария хәлендәге күперләрне без тиешле норматив хәлгә китерергә, ремонтларга, реконструкцияләргә бурычлы, алар норматив авырлыкны күтәрергә тиеш ", - дип сөйләде республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы башлыгы.

Хәнифов сүзләренә караганда, киләсе елда әлеге программага 1,5 млрд сум акчк бүлеп биреләчәк, 2023 елда - 3 млрд сум, 2024 елда - 4,5 млрд сум чыгым тоту каралган.

Шулай ук, министр быел “Имин сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында 96,7 чакрым озынлыкта төбәк юллары ремонтлануын искәртеп үтте, бу норматив торышның 48,4% тәшкил итүен әйтте.

Казан агломерациясендә 61,6 чакрым юл (норматив торышның 84,5%) ремонтланган, Яр Чаллы районында - 48,4 чакрым юл (81%), Түбән Камада - 11,1 чакрым юл (74,4%) төзекләндерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International