Татарстанда 2021 елда милли проект буенча иң озын юл участогында капиталь ремонт тәмамланды

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстанның Минзәлә муниципаль районында урнашкан 7,6 чакрым озынлыктагы юл өлеше яңартылды . Ул «Идел» М-7 федераль әһәмияттәге юлдан башлана һәм Иске Матвеевка торак пункты аша уза.

Иске Матвеевка юлын капиталь ремонтлау турында карар Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Советлар Союзы Герое, генерал-полковник Василий Гордовны искә алу кысаларында кабул ителде. Биредә төзекләндерү эшләре 2019 елда «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты буенча башланды.

Генераль подрядчысы - «Татавтодор» АҖ.

Милли проектлар Россиядә 2019 ел башыннан РФ Президенты Владимир Путинның указы нигезендә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International