Татарстан юлларында 252 берәмлек кар чистарту техникасы эшли

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

Татарстан юлларында 252 берәмлек кар чистарту техникасы эшли

Хәзер төбәгебез юлларында 252 берәмлек кар чистарту техникасы эшли, төнлә аларның саны 240 берәмлек иде. Һава торышына һәм табигый шартларга бәйле рәвештә техниканың санын арттыру мөмкинчелеге бар. Юлларга 513 тоннага якын тоз- ком катнашмасы сибелгән.

Буран булу сәбәпле 8 нче декабрь республика юлларында һава торышы яхшырганчыга кадәр шәһәрара автобуслар хәрәкәте вакытлыча ябылды. Казан пассажир автотарнспорт оешмаларына һәм автовокзалларына хәрәкәт ябылу турында мәгълүмат җиткерелде.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Юеш кар явачак, кайбер районнарда бозлы яңгыр, төнлә һәм иртән көнбатышта урыны белән көчле явым-төшемнәр булуы ихтимал. Урыны белән кыска вакытлы буран, бозлавык. Көньяк-көнчыгыштан  көньяк-көнбатышка җил 8-13 метрга кадәр көчәя.Көндез - 4...+1˚. Юлларда сак булуыгызны сорыйбыз.

Гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгән очракта (843)291-91-74 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Тимер юл транспорты көндәлек режимда эшли. Татарстанның «Казан», «Бигеш» һәм «Бөгелмә» аэропортларында һава торышы шартларына бәйле булган рейслар тоткарлыгы юк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International