Мәскәүдә төбәк юллары челтәрен үстерү мәсьәләләре буенча конференция узды

2021 елның 3 декабре, җомга

Мәскәүдә төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары челтәрен үстерү мәсьәләләре буенча ел саен үткәрелә торган конференция – автомобиль юлларын камилләштерү, ремонтлау һәм карап тоту буенча «РАДОР» Ассоциациясе комиссия утырышы узды.

Конференция онлайн режимда үтте, анда Россия Федерациясе транспорт министрлыгы, Федераль юл агентлыгы, автомобиль юллары белән идарә итүче федераль һәм территориаль орган вәкилләре, фәнни оешмалар, юл-төзелеш материаллары һәм техникасын җитештерүче оешма җитәкчеләре  катнашты.

Конференциядә Россия Федерациясенең дәүләт программасындагы чараларны гамәлгә ашыруның барышы турында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» доклады белән Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International