"Яшь профессионаллар" төбәк чемпионатының «Су транспорты судноларын эксплуатацияләү" компетенциясендә 6 команда катнаша.
М.П.Девятаев исемендәге диңгез һәм елга флоты институтының Казан филиалы «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатында катнашучыларны кабул итә.
Бәйгедә 6 команда - 3 команда Казан филиалыннан, 3 команда Г.И.Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумыннан катнаша.
«Су транспорты судноларын эксплуатацияләү» компетенциясе командалар ярышы (һәр командада 2 катнашучы) һәм ул 6 модульдән тора.
Конкурс нәтиҗәләрен игълан итү тантанасы 2021 елның 3-5 декабрендә онлайн-режимда узачак.