Спас муниципаль районында Ким - Кузнечиха - Лесная Хмелевка төбәк юлы төзекләндерелде. Эшләр «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 2 км озынлыктагы участокта башкарылды.
Ким - Кузнечиха - Лесная Хмелевка юлы 4 техник категория нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы һәм 7 м киңлектәге транспорт йөрү өлеше белән проектланган. Илкүләм проект кысаларында өске катлам югары чыдамлыкка ия вак бөртекле асфальт-бетоннан җәелгән, трассаның күчәре ныгытылган, һәр яктан берәр метр юл кырыйлары ныгытылган. Шулай ук юл тамгасы төшерелгән.
Әлеге юл Татарстан Республикасын Ульяновск өлкәсе белән тоташтыра.
Илкүләм проектлар Россиядә 2019 ел башыннан РФ Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә гамәлгә ашырыла.