Свияжск утрау-шәһәренә кадәр мультимодаль маршрут гадәти режимда эшләвен дәвам итә

2021 елның 22 октябре, җомга

Казан-1 станциясеннән Свияжск станциясенә кадәр баручы шәһәр яны поезды көн саен 10:27 сәгатьтә китә, аннары утрауга кадәр баручы автобуска күчеп утыргач кузгалып китү 11:55 сәгатьтә. Кире юнәлештә автобус Свияжск утравыннан 16:15 сәгатьтә, Казан-1 станциясенә кадәр баручы шәһәр яны поезды 16:44 сәгатьтә кузгалып китә.

Электричкага билетларны теләсә кайсы шәһәр яны тимер юл кассасында яки «РТЮ Пассажирларга» мобиль кушымтасында сатып алырга мөмкин. Автобуска билетлар автобуста сатыла. Ике якка да баруның гомуми бәясе 300 сум тәшкил итә: электричкада бару өчен - 160 сум, автобуста - 140 сум.

Свияжск утрау-шәһәрчегендә түбәндәге объектларны карарга була:

- Свияжск тарихы музее (4 корпус);

- «Татар бистәсе» археологик агач музее;

- Музей-тыюлыкның сәнгать галереясе;

- Элеккеге янгын сүндерү олавы бинасында күзәтү мәйданчыгы һәм күргәзмә залы;

- Гражданнар сугышы музее;

- Рәссам Геннадий Архиреев музее;

- «Иске су башнясы» күргәзмә залы;

- «Әкият» балалар ял үзәге;

- «Ленивый Торжок» тарихи реконструкция комплексы.

«Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясенең Казан-1, Казан-2, Әмәт метросы, Компрессор, Юдино, Васильево, Яшел Үзән, Свияжск станцияләре кассаларында барлык музейларга да 450 сумга ташламалы бәядән бердәм билет сатып алырга мөмкин.

Объектларга QR-кодлар күрсәтмичә, битлекләрдән, шулай ук Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе таләпләрен үтәгән очракта керергә мөмкин.

Тулырак мәгълүматны 89376250498 телефоны буенча белергә мөмкин. Музей-тыюлыкның экскурсия бүлеге телефоны 89870030747.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International