21 октябрьдән «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе поездларында барлык хезмәт күрсәтү полигонында битлек режимын үтәүне тикшерү көчәйтелә. Татарстанда мондый чаралар эпидемиологик вәзгыять начар булу сәбәпле кертелгән.
Исегезгә төшерәбез, ТР Министрлар Кабинетының 2020 елның 10 маендагы 374 номерлы карары нигезендә, 2020 елның 12 маеннан башлап шәһәр яны поездларында битлекләрсез йөрү тыела. Транспорт инфраструктурасы объектларында булу өчен гражданнарга шәхси саклану чараларын кулланырга кирәк.
Әлеге карарны үтәү өчен «Содружество» компаниясе хезмәткәрләре транспорт полициясе һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре белән берлектә шәһәр яны поездларында даими рейдлар оештыралар.