Сочида Россиядә юл илкүләм проектын гамәлгә ашыруга багышланган конференция эшли башлады

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Сочида «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты - уңайлы мохит булдыруга юл. Уңышлар. Каршылыклар. Перспективалар» фәнни — гамәли конференциясе эшли башлады.

Форум программасында - «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектының ил автомобиль юлларының терәк челтәрен формалаштыруда роле, тиз йөрешле магистральләрне үстерү, регионнарның уңай тәҗрибәсе.

«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты Россия Президентының 2020 елның 21 июлендәге 474 номерлы «2030 елга кадәрге чорга Россия Федерациясен үстерүнең милли максатлары турында»гы Указы нигезендә гамәлгә ашырыла. Илкүләм проектның төп максаты - заманча, уңайлы һәм ышанычлы транспорт инфраструктурасы булдыру хисабына халыкның тормыш сыйфатын арттыру. Бүген илкүләм проект илнең 84 төбәгендә тормышка ашырыла.

Аның структурасына алты федераль проект керә. РФ Транспорт министрлыгы аларның дүртесенә кураторлык итә: «Төбәк һәм җирле юл челтәре», «Юл хуҗалыгын үстерүнең гомуми системалы чаралары», «Шәһәр агломерацияләрендә пассажир транспортын модернизацияләү» һәм «Федераль магистраль челтәрен үстерү». РФ Эчке эшләр министрлыгы «Юл хәрәкәте иминлеге», РФ Оборона министрлыгы - «Россия Оборона министрлыгының автомобиль юллары» проектын кураторлык итә.

Регионнарның транспорт бәйләнеше, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният өлкәсендә хезмәт күрсәтүләрдән файдалану мөмкинлеге - халыкның тормыш сыйфатын билгеләүче факторлар. Илкүләм проект буенча трасса участоклары, магистральләр елдан-ел күбрәк яңартыла, капиталь төзекләндерелә, төзелә.

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин билгеләп үткәнчә, «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты ярдәмендә төбәктә соңгы унъеллыкта иң масштаблы юл эшләре бара. Агымдагы елда илкүләм проектны тормышка ашыру кысаларында 217,8 км юлны төзекләндерү планлаштырылган. Шул исәптән 96,7 км төбәк әһәмиятендәге юллар, 61,6 км - Казан агломерациясе, 48,4 км - Чаллы агломерациясе, 11,1 км - Түбән Кама агломерациясе.

Барлык 95 объектка дәүләт контрактлары төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International