Арча районында илкүләм проект буенча Арча - Олы Әтнә автомобиль юлының тузган ике участогы төзекләндерелде

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстанның Арча муниципаль районында «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча төбәк әһәмиятендәге Арча - Олы Әтнә юлының 3,1 км озынлыктагы тузган ике участогы төзекләндерелде.

Биредә 21 мең кв. метрдан артык мәйданда югары чыдамлыкка ия вак таш-мастик асфальт-бетоннан өске катлам җәелгән, һәр яктан 1,5 м юл кырыйлары вак таш белән ныгытылган. Шулай ук эшчеләр Зур Бирәзә торак пунктына керү юлында юл тамгасы төшергәннәр.

Әлеге юл Арча һәм Әтнә районнарын тоташтыра. Аның буенча мәктәп маршрутлары уза.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 ел башыннан РФ Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International