2024 елга илкүләм проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Татарстанның шәһәр агломерацияләре юлларының 85% ы норматив хәлгә китереләчәк

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

Илкүләм проектларны гамәлгә ашырганда хокук бозуларга каршы тору буенча ведомствоара комиссия утырышында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин чыгыш ясады. Ул 2021 елда Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның барышы турында хәбәр итте. Аерым алганда, барлык объектларга дәүләт контрактлары төзелгән. Хәзерге вакытта башкарылган эшләр күләме 74% тәшкил итә.

А. Чукин искә төшергәнчә, «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын тормышка ашыру 2024 елга кадәр планлаштырылган. Аның төп максаты - Татарстанда норматив таләпләргә туры килә торган төбәк автомобиль юллары өлешен 46% тан 50% ка кадәр, шәһәр агломерацияләре юлларын 79% тан 85% ка кадәр арттыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International