Казан аэропортыннан Пермь һәм Норильскига рейслар ачыла

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

2 октябрьдән башлап NordStar авиакомпаниясе Г.Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортыннан Пермь һәм Норильскига яңа рейсларга билетлар сата башлый.

Казаннан Пермьгә очышлар атна саен шимбә көнне 20:15 сәгатьтә уңайлы Boeing 737-800 самолетларында башкарылачак. Пермьнән Казанга кире очу шимбә көнне җирле вакыт белән 19:00 сәгатьтә.

Казаннан Норильскка рейслар шимбә көнне 20:15 сәгатьтә Пермьдә арадаш утырту белән планлаштырылган. Норильскидан Казанга кире рейс Пермьдә җирле вакыт белән 15:55 сәгатьтә.

Яңа маршрутлар Татарстан башкаласы халкына һәм кунакларына Пермь һәм Норильскка эшлекле һәм туристик сәфәрләр өчен өстәмә мөмкинлекләр бирәчәк.

NordStar авиакомпаниясенең бу һәм башка рейсларына авиабилетларны авиакомпаниянең рәсми сайтында www.nordstar.ru, авиакомпаниянең мобиль кушымтасында, NordStar авиакомпаниясенең контакт үзәге аша 8-800-700-8-007 телефоны буенча (Россия буенча шалтырату бушлай) яки РФ буенча кәрәзле телефоннан бушлай шалтырату өчен кыска номер *0887 аша рәсмиләштерергә мөмкин.

Шулай ук заказ өчен авиабилетлар www.kazan.aero «Казан» аэропорты сайтында «Билет сатып алырга» сервисы ярдәмендә һәм «Казан» аэропортының мобиль кушымтасында ачык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International