ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында республиканың транспорт комплексы предприятиеләрендә производство травматизмы мәсьәләләре каралды

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы транспорт комплексы предприятиеләрендә производство травматизмы һәм аны киметү чаралары мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов, Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлегенең һөнәри рискларны иминиятләштерү бүлеге башлыгы Айрат Гильмеев, республиканың транспорт комплексы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин үз чыгышында хәбәр иткәнчә, агымдагы ел башыннан Татарстанның транспорт комплексы предприятиеләрендә 26 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә, 22 кеше зыян күргән һәм 4 кеше һәлак булган. Узган елның шул ук чорында 21 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, 17 кеше зыян күргән һәм 4 кеше һәлак булган.

Бәхетсезлек очракларының төп сәбәпләре арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, хезмәткәрләрнең шәхси саклану чараларын кулланмаулары, хезмәт дисциплинасын һәм транспорт чараларын кулланганда куркынычсызлык таләпләрен бозу очраклары аталды.

Чыгышының ахырында А.Чукин транспорт комплексы предприятиеләре җитәкчеләренә даими рәвештә хезмәтне саклауны, эш урыннарында һәм юл эшләре үткәрү урыннарында куркынычсызлык техникасын үтәүне пропагандалауны үткәрергә тәкъдим итте. Ул шулай ук хезмәт процессының һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә торган таләпләрнең үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтергә кирәклеген билгеләп үтте.

Киңәшмә кысаларында 2020 ел нәтиҗәләре буенча республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы предприятиеләре арасында хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы оештырылган эш смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

«Хезмәтне саклау өлкәсендә 100 кешегә кадәр хезмәткәре булган иң яхшы юл хуҗалыгы предприятиесе» номинациясендә 1 урын «Татнефтедор» ҖЧҖнең Нурлат автомобиль юллары идарәсенә бирелде, 2 урын - «РусРемСтрой» ҖЧҖ.

«Хезмәтне саклау өлкәсендә 500 кешегә кадәр хезмәткәре булган иң яхшы юл хуҗалыгы предприятиесе» номинациясендә 1 урын «Татнефтедор» ҖЧҖнең Азнакай автомобиль юллары идарәсенә, 2 урын - «Татнефтедор» ҖЧҖнең Зәй автомобиль юллары идарәсенә бирелде.

«Хезмәтне саклау өлкәсендә 500 кешегә кадәр хезмәткәре булган иң яхшы транспорт оешмасы» дип Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе танылды.

«Хезмәтне саклау өлкәсендә 500 кешедән артык хезмәткәре булган иң яхшы транспорт оешмасы» дип ПАТП-4 муниципаль унитар предприятиесе танылды.

Николай Лемаев исемендәге «Бигеш» халыкара аэропорты хезмәтне саклау һәм куркынычсыз шартлар булдыру буенча иң яхшы оешма дип табылды.

Хезмәтне саклау проблемаларын хәл итүдә актив катнашкан өчен «Татнефтедор» ҖЧҖнең Бөгелмә автомобиль юллары идарәсе бүләкләнде.

«Хезмәтне саклау өлкәсендә эшләрне сыйфатлы һәм оператив башкарган өчен» диплом «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International