Өстәмә миллиард сум Татарстанда 66 чакрымнан артык юлны норматив хәлгә китерергә мөмкинлек бирәчәк

2021 елның 17 сентябре, җомга

«Төбәк, муниципальара һәм җирле әһәмияттәге автомобиль юллары үсешенә ярдәм итү» ведомство максатчан программасы буенча Россия Федерациясенең 84 субъекты 30 млрд сум күләмендә өстәмә федераль акчалар алачак. Бюджетара трансфертлар бирү турында тиешле килешүләр Росавтодор һәм төбәкләр арасында төзелгән инде.

Федераль ярдәм ил территориясендә гомуми озынлыгы 2000 км дан артык булган 1000 нән артык юл участогын норматив халәткә китерергә ярдәм итәчәк. 84 субъектта юл өслеген җәю мәйданы 17,7 млн кв. м тәшкил итәчәк.

Татарстанга 1 млрд сум бүлеп бирелгән. Акчалар 16 муниципаль берәмлектә,  шул исәптән Алексеевск, Актаныш, Кукмара, Спас, Чирмешән районнарында, 66,7 км автомобиль юлларын төзекләндерүгә юнәлдерелгән.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, бу төбәк өчен бик мөһим объектлар, чөнки алар авыл торак пунктларына килүне тәэмин итәләр һәм аларның бер өлеше Татарстан Республикасының терәк челтәренә керә.

Аерым алганда, Алексеевск районында Алексеевск - Югары Колок автоюлының 16,9 км дан 18,3 км га кадәр участогы һәм «Алексеевск – Югары Колок» - Базяково - Тукай автомобиль юлының Алексеевск районындагы 3,6 км дан 8,4 км га кадәр участогы һәм Спас районындагы 23,9 км дан 26,4 км га кадәр участогы төзекләндерелде. Болгар шәһәренә бу юллар аша барыла, аның территориясендә Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы урнашкан.

2022 елда музей-тыюлык территориясендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чаралар уздырылачак.

Хәзерге вакытта барлык эшләр дә тәмамлану стадиясендә, объектларны 2021 елның 30 ноябренә кадәр файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, федераль ярдәм кысаларында кайбер трансфертлар «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга да бүлеп бирелә. Мәсәлән, 2021 елда «Юл челтәре» төбәк проекты буенча гамәлгә ашырыла торган чараларга Татарстан Республикасы 9 млрд 112 млн сум акча алган. Әлеге акчалар 30 объектта юл эшләрен башкаруга юнәлдерелгән. Ремонт 70% ка башкарылган.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 ел башыннан РФ Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә гамәлгә ашырыла. Алдагы ике ел эчендә илкүләм проект кысаларында Татарстанның 478 км дан артык юлы яңа кыяфәткә ия булды.

Фотода: Алексеевск районында 3,6 км дан 8,4 км га кадәр «Алексеевск - Югары Колок» - Базяково - Тукай юлы участогын төзекләндерү барышы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International