Апас районында илкүләм проект буенча Уланово - Каратун автомобиль юлы участогы төзекләндерелде

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Татарстанның Апас муниципаль районында «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Уланово – Каратун төбәк автомобиль юлы төзекләндерелде. 32,2 дән 33,8 км га кадәр участокта юл төзүчеләр югары чыдамлыкка ия вак таш-мастик асфальт-бетоннан өске катлам җәйделәр. Шулай ук һәр яктан 1,5 метр юл кырыйларын ныгыттылар, 12 метр барьер киртәләр урнаштырдылар һәм юл тамгасы төшерделәр.

Уланово – Каратун юлы Кайбыч, Югары Ослан һәм Апас районнарын тоташтыра. Әлеге юл буенча мәктәп һәм муниципальара автобус маршрутлары уза.

Эшләрнең генераль подрядчысы - «Татавтодор» АҖ.

2021 елда Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 96,7 км төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары төзекләндереләчәк. Нәтиҗәдә юлларның 48,2% норматив халәткә ирешәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International