Милли проект буенча Югары Ослан авылына таба юлның иң тузган участоклары төзекләндерелде

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

Татарстанның Югары Ослан муниципаль районында Югары Ослан авылына керү юлын төзекләндерү төгәлләнеп килә. Биредә «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча гомуми озынлыгы 2,5 км булган иң тузган участоклар яңартылды.

Юл төзүчеләр юлның өске катламына югары чыдамлыкка ия вак таш-мастиктан торган ЩМА-10 асфальт-бетонын җәйделәр, һәр яктан 2,5 м юл кырыйларын вак таш белән ныгыттылар. Шулай ук 160 метр барьер киртәләр һәм ике яңа тукталыш мәйданчыгы (берсе автопавильон белән) урнаштырдылар.

Тимер-бетон торбаны ныгыту эшләре башкарылды.

17 юл билгесе куясы һәм тамга саласы калды.

Бу Югары Ослан торак пунктына илтүче бердәнбер юл. Аның буенча мәктәп автобус маршрутлары йөри.

Генераль подрядчы – «Татавтодор» АҖ, проект төзүче - «Татдорпроект институты» АҖ.

2021 елда Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 96,7 км төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары төзекләндереләчәк. Нәтиҗәдә юлларның 48,2% норматив халәткә ирешәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International