8-10 сентябрьдә Казан - Аэропорт - Казан маршруты буенча өстәмә 14 поезд билгеләнә

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

«Россия – спорт державасы» халыкара спорт форумы үткәрү сәбәпле 8-10 сентябрьдә Казан - Аэропорт - Казан маршруты буенча 14 шәһәр яны поезды билгеләнә:

- 6730 нчы Казан - Аэропорт поезды 9.20 кузгалып китә, 9.40 килә;

- 6732 нче Казан - Аэропорт поезды 10.55 кузгалып китә, 11.15 килә;

- 6734 нче Казан - Аэропорт поезды 13.04 кузгалып китә, 13.25 килә;

- 6736 нчы Казан - Аэропорт  поезды 15.13 кузгалып китә, 15.34 килә;

- 6748 нче Казан - Аэропорт поезды 15.38 кузгалып китә, 16.05 килә;

- 6738 нче Казан - Аэропорт поезды 17.10 кузгалып китә, 17.40 килә;

- 6731 нче Аэропорт - Казан поезды 10.10 кузгалып китә, 10.30 килә;

- 6733 нче Аэропорт - Казан поезды 12.00 кузгалып китә, 12.20 килә;

- 6735 нче Аэропорт - Казан поезды 14.22 кузгалып китә, 14.42 килә;

- 6747 нче Аэропорт - Казан поезды 15.50 кузгалып китә, 16.11 килә;

- 6737 нче Аэропорт - Казан поезды 16.20 кузгалып китә, 16.41 килә;

- 6739 нчы Аэропорт - Казан поезды 18.10 кузгалып китә, 18.40 килә;

- 6741 нче Аэропорт - Казан поезды 19.37 кузгалып китә, 20.05 килә.

Поездлар арадаш тукталышларсыз хәрәкәт итәчәк.

6713 нче Аэропорт - Казан шәһәр яны поезды 20.45 сәгатьтә кузгалып китә, 21.15 сәгатьтә килә: Столбищи, Юбилейная, Комбинат, Каенлык, Вахитов станцияләрендә тукталыш ясаячак.

Шулай ук Казан - Аэропорт - Казан маршрутында Казан станциясеннән китүче алты пар шәһәр яны поезды даими нигездә йөри: 7.40, 9.40, 12.25, 14.45, 18.10, 19.46, аэропорттан 6.35, 8.50, 11.30, 13.45, 17.15, 18.54 кузгалып китә.

Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), «Пригород» мобиль кушымтасында, кассаларда һәм тукталыш пунктларында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International