Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Яңа Савин районындагы Маршал Чуйков урамы буенча 25, 25А һәм Мусин урамы буенча 68, 68А санлы күп фатирлы йортлар ишегалдында булды.
Мәйданчык һәм йорт яны территорияләре «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында яңартылган.
Программа буенча юлларның асфальт-бетон катламы, керү юллары, цокольлар, отмосткалар һәм йортларның фасадлары төзекләндерелгән. Каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен мәйданчыклар төзелгән, яктырту эшләре башкарылган.
Шулай ук ишегалдында кече архитектура формалары - карусельләр, таулар, баскетбол боҗралары, эскәмияләр, чүп савытлары җиһазландырылган.
«Supernova» иҗат төркеме спорт мәйданчыгында перголалар, резин өслек урнаштырган, йорт фасадларына һәм трансформатор подстанцияләренә граффити төшергән.
«Безнең ишегалды» программасы буенча эшләрнең гомуми бәясе 32,4 млн сум тәшкил итте.
Эшләрнең заказчысы - Татарстан Республикасында уңайлы мохит булдыруга ярдәм итү фонды. Подрядчы оешмалар: юл эшләре буенча - «Каздорстрой» ҖЧҖ, яктырту буенча - «Казэнерго» АҖ, кече архитектура формалары урнаштыру буенча - «Матур шәһәр», «КСИЛ» һәм «Жилсервис».
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары территориясендә агымдагы елда «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру кысаларында 239 мең кв. м мәйданда 35 ишегалдын төзекләндерү каралган. Эшләр комплексында юлларга асфальт җәю, тротуарларны төзекләндерү, тышкы яктыртуны булдыру, эскәмияләр, чүп савытлары, контейнер мәйданчыклары, балалар өчен җиһазлар, ком өслекле мәйданчыклар урнаштыру каралган. Эшләр билгеләнгән график нигезендә алып барыла һәм октябрьгә кадәр төгәлләнәчәк (кече архитектура формаларын исәпкә алмыйча).
Исегезгә төшерәбез, «Безнең ишегалды» масштаблы республика программасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылды. 2020 елда программа буенча 28 ишегалды яңартылды - бу 76 йорт, аларда 20 772 кеше яши. Биредә гомуми мәйданы 167 мең кв. м артык булган юллар төзекләндерелгән, 388 яктырту баганасы, 504 яктырткыч һәм 892 кече архитектура формалары барлыкка килгән.